Городская детская библиотека - филиал № 47

"Китап йорты"

Китапханәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсия вакытында балаларга "китапханә" сүзе, абонемент, уку залы, китап уку формуляры, күргәзмә төшенчәләрен аңлаттылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, журналлар һәм китаплар карадылар. Китапханәдә  шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр белән альбомнар, хайваннар һәм маҗаралар турында китаплар, энциклопедияләр барлыгын белделәр. Кечкенә дусларыбызга китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләре турында да сөйләп үтелде.