Городская детская библиотека - филиал № 47

"Әкияти Лукоморье"

         Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Әкияти Лукоморье" исемле әдәби-иҗат кичәсе үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны Александр Сергеевич Пушкинның биографиясе белән таныштырдылар һәм аның әкиятләре турында сөйләделәр. Әкияти Царевна белән бергә балалар викторина сорауларына җавап эзләделәр, тәкъдим ителгән иллюстрацияләр буенча әсәрләрнең исемнәрен билгеләделәр һәм тылсымлы шкатулканы ачтылар. Алга таба "Балык тот" уенын рәхәтләнеп уйнадылар, «У Лукоморья...» дигән мультфильм карадылар. Чара ахырында балаларга Алтын балык ясарга тәкъдим ителде.