Городская детская библиотека - филиал № 47

"Без белмәгән сугыш"

      Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турындагы истәлеген күп кенә китаплар саклый. Алар безнең тарихыбызның фаҗигале вакыйгалары белән танышырга, сугыш еллары авырлыклары, солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең чын батырлыклары һәм Бөек Ватан сугышында җиңү турында сөйләргә ярдәм итә.

     "Без белмәгән сугыш" күргәзмә-инсталяциясендә Бөек Ватан сугышына багышланган тарихи һәм сәнгать әдәбияты тәкъдим ителгән. Биредә герой- шәһәрләр, Геройлар китабы, Хәтер китабы, хәрби елларның төп вакыйгаларын чагылдыручы тарихи белешмәлекләр урнаштырылган. С. Алексеев, Н. Богданов, С. Баруздин һ.б. авторларның әсәрләре балаларга сугыш вакыйгаларын белү өчен файдалы. Сугыш еллары атмосферасын тоярга күргәзмәдә урнаштырылган фронттан хатлар, фотолар һәм солдатларның көнкүреше предметлары ярдәм итә.