Городская детская библиотека - филиал № 47

"Кызык эзләп чыктым урамга "

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне Лемаев скверында ачык һавада узды. Безнең тарафтан шарлар белән уен программасы оештырылды.

  Һава шарлары-һәрвакыт бәйрәм, балачак һәм җәй символы, алардан башка бер генә балалар бәйрәме дә узмый! Менә без дә искиткеч бәйрәмен уздырдык, анда "Оча – очмый", "Көнгерә", "Шарны төшермичә күчер" һәм "Парлы узышлар"кебек төрле күнегүләр һәм уеннар булды. Бәйрәм дәвамында балаларга бәйрәм кәефе тудырылды: табышмакларга җавап бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар,  биеделәр  һәм шаярдылар.