Городская детская библиотека - филиал № 47

"Безнең Ватан - Россия"

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан балалар өчен әлеге вакыйгага багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Бу чараның символлары-Россия флагы, гербы һәм гимны. Балалар зур кызыксыну белән күпмилләтле илебезнең тарихы, халык традицияләренең күптөрлелеге турында тыңладылар, илебез киңлекләре буенча кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Төрле милләт кешеләре пазлары җыйдылар.
Балалар Россия көне – азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең татулык бәйрәме икәнен үзләштерделәр.