Городская детская библиотека - филиал № 47

"Умырзая көне"

    Ел саен 19нчы апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә матур яз бәйрәме-умырзая көне билгеләп үтелә. Бу уникаль һәм сирәк чәчәк. Аның кайбер төрләре Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Әлеге бәйрәм язгы чәчәкне саклап калу кирәклеге турында искәртү булып тора.

     Умырзаялар-халык риваятьләре һәм сәнгать әсәрләре геройлары. Г.Х. Андерсенның «Умырзая» һәм С. Я. Маршакның «Унике ай» әкиятләрен искә төшерегез. Умырзая чәчәге турында бик күп шигырьләр язылган.

      Безнең китапханәдә нәкъ менә Умырзая көненә багышланган әдәби-иҗади шөгыль узды. Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын белделәр, төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар һәм умырзаяларны үз куллары белән ясадылар.