Городская детская библиотека - филиал № 47

"Элек-электән шулай булды"

2022нче ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан шәһәребезнең барлык балалар китапханәләрендә төрле чаралар уза. Безнең китапханә дә читтә калмады һәм "Халыклар дуслыгы чәчәге"акциясенә кушылды.  Дуслык әйлән-бәйләненә 25-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде. Кечкенә дусларыбыз рус һәм татар халыкларының гореф-гадәтләре турында кызыксынып тыңладылар, төрле уеннарда катнаштылар. Балалар игътибарына татар көнкүреше почмагы тәкъдим ителде.