Городская детская библиотека - филиал № 47

"Алдаулы тәмәке томаны"

Бүген Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары белән "Алдаулы тәмәке томаны" дигән актуаль сөйләшү булды. Балалар тәмәкедә зарарлы матдәләр барлыгын белделәр, аның кеше организмына нинди зыян китерүе турында танып-белү мультфильмын карадылар, шулай ук тәмәке тарту тәкъдименнән баш тарту вариантлары турында фикер алыштылар. Төркемнәрдә эшләп, укучылар "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән плакат ясадылар һәм әңгәмә темасы буенча мәкальләр, әйтемнәр җыйдылар.