Городская детская библиотека - филиал № 47

"Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында»

Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү, шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан  мәктәп укучылары белән "Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында» диеп аталган чара үткәрелде. Чара барышында, яшь үзенчәлекләренә туры китереп, Г.Тукайның тормыш юлына тукталып кителде. Алга таба балалар чыгыш ясадылар, уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Һәрбер өлеш слайдлар белән үрелеп барылды.

  Г.Тукай үзенең әсәрләрендә эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, өндәгән. Аның әсәрләре балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә. Тукай әсәрләре аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына соклану хисе уяна.

Чара балалар өчен  бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды.