Городская детская библиотека - филиал № 47

«Тукайлы балачак»

Яз көне кояш үзенең нурларын җылырак  итеп җир өстенә сипкәндә, чут – чут килеп кошлар сайраган апрель аенда яраткан шагыйребез – Г.Тукай дөньяга килгән.

 Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү, шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү уңаеннан укучылар белән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. 

 Чара барышында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп узылды, шагыйрьнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләре яңгырады. Һәр бала Г.Тукай шигырьләре геройлары образларына кереп, әсәрләрне бик яратып укыды. Шулай ук аның тормышы турында презентация күрсәтелде, викторина сораулары тәкъдим ителде. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кереп калган.