Городская детская библиотека - филиал № 47

“Тылсым дөньясына чакырам»

Мультипликация иленә сәяхәт вакытында балалар мультфильмнарның ничек барлыкка килүен, нинди булуын, персонажларның ничек җанлануын белделәр. Сценарист, мультипликатор, рәссам-аниматор, режиссер һөнәрләре белән таныштылар. Бик күп үткен табышмаклар чиштеләр, мультфильмнардан музыка һәм җырлар тыңладылар. Шулай ук иң яхшы мультфильмнарның әдәби әсәрләрдән, балаларның яраткан китаплары буенча ясалуын белделәр.