Городская детская библиотека - филиал № 47

«Яңа китаплар белән таныш!»

Безнең китапханә, кечкенә китап укучыларыбызны сөендереп, яңа китаплар белән тулыланды. Шул уңайдан балаларны татар телендә иҗат ителгән китаплар белән танышулар алып барылды һәм яңа басмалар турында кыскача мәгълүмәт бирелде.  Күзәтү барышында берничә китаптан кызыклы ши­гырь­ләр, серле табышмаклар, хикәяләрдән өзекләр укылып узылды. Укучылар китапларны бик кызыксынып укыдылар. Төсле рәсемнәре белән үзләренә җәлеп итеп торган яңа китапларны  балалар бик теләп өйләренә дә укырга алдылар.