Городская детская библиотека - филиал № 47

«Укыйбыз, уйныйбыз, табышмакларга җавап табабыз!»

Табышмак-ул үзенчәлекле, кызыклы, күңелле дөнья. Табышмакларга җавап бирү – ул шаян кәеф. Табышмаклар көнендә китапханәдә, без балалар белән әкият патшалыгында, серле дәүләттә булдык. Анда без нинди табышмаклар булуын, ни өчен кешеләр  бер-берсенә табышмаклар әйтүен сөйләп уздык. Балалар бик теләп төрле темалар буенча табышмакларга җавап бирделәр, шулай ук үзләре бер-берсенә табышмаклар уйлап таптылар. Чара ахырында китапларга күзәтү үткәрелде һәм табышмакларны иң яхшы белүчеләр билгеләнде.