Городская детская библиотека - филиал № 47

«Күп укы! Күп бел!»

  Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.                                             Без укучылар белән “Әкиятләр иле”нә сәяхәткә чыктык. Чара барышында “Нәрсә ул әкият” темасына чыгыш ясалды. Слайдлар буенча әкиятләрне һәм әкияти персонажларны бик теләп искә төшердек. Укучылар әкиятләр турындагы сорауларга җавап бирделәр, әкият геройлары, әкиятләр турындагы табышмакларга җавап эзләделәр. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәткәненә инандылар.