Городская детская библиотека - филиал № 47

" Әкиятләр дөньясында»

2022 елның 31 мартында күренекле рус язучысы, илебезнең балалар әдәбияты классигы - Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тула. Язучының гаҗәеп дөньясы белән  танышканда, балалар игелек һәм явызлык турында, дөньяның ничек оештырылуы һәм кешенең нинди булырга тиешлеге турында беренчел күзаллаулар алалар.

Корней Чуковский юбилее алдыннан безнең китапханәдә язучы иҗатына багышланган чара узды. Балаларга аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләгәннән соң, язучының әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадык.