Городская детская библиотека - филиал № 47

« Көлке көлә килә!»

Укучы балалар белән көлке көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичәнең максаты - 1 апрель бәйрәме турында сөйләү; укучыларның иҗади сәләтләрен ачу тапкырлыкларын арттыру; күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту; барлык укучыларның да актив катнашуларына ирешү.

  1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде.  Көлке  бәйрәме кайчан  барлыкка  килгән, бу  көнне  кайсы илдә ничек бәйрәм итәләр? Кайсы ил кызыклы шаярулар белән аерылып тора? Укучыларга шул турыда сөйләп узылды.