Городская детская библиотека - филиал № 47

«Яз килә - Нәүрүз килә»

Укучы балалар һәм әти-әниләр белән Нәүрүз бәйрәменә багышланган кичә үткәрелде. Кичәнең максаты итеп татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз”  турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү;  балаларда күтәренке кәеф тудыру; матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү алынды.

 “Нәүрүз” бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме - өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

  Кичә “Нәүрүз” бәйрәме турында кыскача сөйләп,барча кунакларны да язгы зур бәйрәм белән котлаудан башланды. Кичәне Убырлы карчык һәм Нәүрүзбикә алып барды.