Городская детская библиотека - филиал № 47

“Карга боткасы”

Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы. Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

     Без дә бу бәйрәмне матур итеп үткәрдек. Укучылар белән төрле уеннар, ярышлар уздырдык. Бәйрәм барышында укучылар шигырьләр сөйләделәр, язга багышланган җырлар җырладылар. Кичә ахрында балалар тәмле карга боткасы ашадылар.