Городская детская библиотека - филиал № 47

Нәүрүз

“Нәүрүз” бәйрәмен безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме - өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

  Балалар иртәсе “Нәүрүз” бәйрәме турында кыскача сөйләшү белән башланды. Бәйрәм барышында төрле уеннар, ярышлар уздырырылды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә кунакка килделәр. Балалар белән берлектә  табышмакларга җаваплар таптык.

 Бәйрәм балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды.