“Экзотик ананас”
12 март - Бөтендөнья ананас көне булып узды. Һәм бу көнне балалар белән бу җиләк турында күбрәк белергә булдык. Кечкенә дусларыбыз ананасның яшелчә дә, агач та түгеллеген, ә гади үлән икәнен белделәр. Аның клетчатка һәм витаминнарга бай икәненә инандылар. Соңыннан балалар үз ананасларын ясадылар.