Городская детская библиотека - филиал № 47

Яз. Кызлар. Грация.

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. Без аны кызыклы һәм күңелле конкурс программасы белән билгеләп үтәргә булдык. Башта укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдык. Алга таба конкурслар башланды, алар барышында кызлар төрле конкурсларда көч сынаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук яз, чәчәкләр турында табышмаклар чиштеләр. Кызлар безне үзләренең артистлыклары, зирәклекләре, тапкырлыклары белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды.