Городская детская библиотека - филиал № 47

“Шагыйрьләр- фронтовиклар”

2022 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге масштаблы вакыйгага карата 50нче балалар бакчасы белән берлектә балалар белән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр балаларны татар әдәбиятының күренекле вәкилләре –Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәримнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Чара кунакларына фронтовик-язучыларның катлаулы язмышы, аларның батырлыгы, Ватанга мәхәббәт һәм, әлбәттә, туган әдәбиятны үстерүгә керткән зур һәм иҗади өлеше турында сөйләделәр. Балалар шагыйрьләрнең «Кечкенә дус», «Күбәләк», «Кызыл ромашка», «Минем җыр»шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яттан сөйләделәр. Шулай ук «Сэгэт» җырын башкардылар. Абдулла Алишның «Куян кызы» әсәре буенча балалар тарафыннан сәхнә уйналды. Кызлар «Ромашка»биюен күрсәттеләр. Чара фронтовик язучылар әсәрләренең китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.