Городская детская библиотека - филиал № 47

“Туган телем – иркә гөлем”

21-февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан 1нче гимназия    балалары  белән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Чара башында бу көннең каян килеп чыгуы, җир йөзендә ничә тел барлыгы һәм аларның күбесенең юкка чыгу куркынычы турында сөйләп үтелде. Алга таба туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрелде; тел  турында  мәкальләр,  әйтемнәр, табышмаклар әйтелде; татар халкының бик матур милли бәйрәмнәре искә алынды. Кечкенә  дусларыбыз  туган  телебезне  зурлап  татар  телендә  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар,“Түбәтәй” уенын уйнадылар. Бәйрәмне “Туган тел”җырын җырлап тәмамладык.