Городская детская библиотека - филиал № 47

“Диңгез-дулкыннар буйлап”

Бөтендөнья диңгез имезүчеләрне яклау көне яки Бөтендөнья китлар көне күп кенә илләрдә 19 февральдә билгеләп үтелә. Безнең китапханә кечкенә балалар белән шушы көнгә багышланган чара үткәрде. Чара барышында балалар су асты дөньясының төрлелеге, диңгезләрдә һәм океаннарда яшәүче барлык диңгез имезүчеләр белән таныштылар; табышмакларга җавап бирделәр; балыкларны имезүче хайваннардан аерырга өйрәнделәр. Ахырдан бик теләп диңгез тирәнлегендә яшәүчеләрнең рәсемнәрен буядылар.