Городская детская библиотека - филиал № 47

«Газета-журналлар аша…»

Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка житкерүче, татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалаучы һәм җайга салучы фактор булып тор. Бу татар балалар матбугатына да кагыла. Балалар журналлары әдәби-нәфис булуы, укучыда эстетик зәвык тәрбияләве, балаларга дөньяны танып-белүдә ярдәмлек булулары белән үзенчәлекле. Без дә укучыларны татар телендә чыга торган газета һәм журналлар белән таныштырдык. Компьютер презентациясе ярдәмендә балалар журнал атамалары һәм төрләре белән таныштылар, шулай ук “журналист”, “редактор”, “тираж”, “экземпляр” төшенчәләре турында да мәгълүмат алдылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч  журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан танышып үзләренең яраткан журналларын тәкъдим иттеләр. Соңыннан  журналлардан сайлап алып әкият-шигырьләр укылды, рәсемнәр каралды.