Городская детская библиотека - филиал № 47

“Антарктидага сәяхәт”

  20нче гыйнварда – пингвиннар көне билгеләп үтелә.  Бу көн-ел саен дөньяда иң гадәти булмаган кошларның берсенә багышланган рәсми булмаган бәйрәм.

 Шул уңайдан без дә шул көненгә багышланган  танып-белү сәгате үткәрдек. Пингвиннар әкияттә генә түгел, тормышта да иң кызыклы тереклек ияләренең берсе икән.  Бердән, кош дип саналуларына карамастан, оча белмиләр. Аның каравы, бер дигән йөзәләр! Су астында аларның күзләре тагын да яхшырак күрә икән хәтта. Балалар зур кызыксыну белән әлеге мөлаем кошның тормышы, яшәү тирәлеге, тышкы кыяфәте, туклану турында бик кызыксынып тыңладылар һәм китаплар карадылар.