Городская детская библиотека - филиал № 47

«Рәхмәт! Һәркайда яңгырасын»

Чара башында балалар «рәхмәт»сүзенең килеп чыгышы белән таныштылар. Ишеткән материалны ныгыту өчен китапханәчеләр тарафыннан "Cүзне әйтеп бетер",«Комплиментлар» дигән уеннар үткәрелде. Балалар бер-берсенә матур һәм ягымлы сүзләр бүләк иттеләр. Мактау сүзләренә җавап итеп рәхмәт сүзен дөньяның төрле телләрендә әйттеләр. "Бер,ике, өч, Рәхмәт сүзенә приз ал!" конкурсында балалар үзләренең җитезлекләрен һәм реакциясен тикшерделәр.