Городская детская библиотека - филиал № 47

Уенлы иртә

Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар ике командага бүленде. Командаларга исем уйлап табу өчен берничә минут вакыт бирелде. Эстафетадан соң балалар Яңа ел табышмакларына җавап бирделәр, пантомима уйнадылар, әлбәттә, китап турында сөйләштеләр. Балалар чиратлап Яңа ел  сюжетлы китапларны  атадылар. Соңыннан барлык катнашучылар да кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.