Городская детская библиотека - филиал № 47

«Матурлык тудыручы»

Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәки Нурига 100 ел уңаеннан мәктәп укучылары белән («Онытма туган телне! Өйрән туган якны!” клубы кысасында) шигырь сәгате уздырылды.

  Шигырь дөньясына сәяхәт барышында яшь үзенчәлекләренә туры китереп З.Нуриның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгьлүмат бирелде; укучылар язучының китаплары белән таныштылар;  балалар өчен язылган шигырьләрен яратып укыдылар.