Городская детская библиотека - филиал № 47

«Футбол,футбол!»

Кече яшьтәге  балаларының сәламәтлеген ныгыту бүгенге көндә иң мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә без балалар бакчасында Бөтендөнья футбол көнен билгеләп үтәргә булдык. Чөнки футбол-планетадагы иң популяр уеннарның берсе. Уенлы иртә футбол турында китаплар белән танышудан башланды. Алга таба сораулар аша футбол турында белемнәрен тикшердек һәм команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыттык. Балалар ике командага бүленеп төрле ярышларда катнаштылар; җитезлек, тапкырлык, ихтыяр көчеләре белән сынаштылар. Соңыннан уенга йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.