Городская детская библиотека - филиал № 47

«Сабый җанлы абый»

Татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронга 60 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары белән («Онытма туган телне! Өйрән туган якны!” клубы кысасында) таныштыру сәгате узды.  Ләбиб Лерон– балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Яшь үзенчәлекләренә туры китереп балаларга Ләбиб Леронның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгьлүмат бирелде; укучылар язучының китаплары белән таныштылар;  балалар өчен язылган шигырьләрен яратып укыдылар.