Городская детская библиотека - филиал № 47

«Көнеңне матур сүздән башла»

Аралашу һәм әхлак балалар уенында да, эшчәнлектә дә, хезмәттә дә бер-берсенә тыгыз бәйләнгән була. Балаларны кече яшьтән үк туганнары, дуслары, күршеләре, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү культурасына күнектерергә кирәк. Балаларда сөйләм әдәбе тәрбияләү, ягымлы сүзләрне йомшак, җылы әйтеп, урынлы кулланырга өйрәтү максатыннан әдәплелек сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар бу көннең барлыкка килү тарихы, сәламләү сүзләре һәм жестлар белән таныштылар. Ахырдан балалар бер-берсенә матур теләкләр әйтеп кояш рәсемнәре белән алышындылар, һәм әдәплелек турында китаплар белән таныштылар.