Городская детская библиотека - филиал № 47

"Мульти-пульти илендә"

28 октябрь Халыкара анимация көне. Бу көнне балалар белән танып-белү чарасы булып узды. Китапханәче сөйләгәннәрдән, балалар иң яхшы мультфильмнарның балалар китаплары әсәрләре буенча барлыкка килүен белделәр. Мультфильмнар өзекләре буенча балалар яраткан әсәрләренең авторларын белделәр. Матур презентация тасвирламасы буенча әкият геройлары турындагы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Шулай ук, көйне тыңлап, нинди мультфильмнан алынуын искә төшерделәр. Чара ахырында мультфильмнардан алынган иллюстрацияләр белән китапларга күзәтү үткәрелде.