Городская детская библиотека - филиал № 47

Китапханә-чын дус

1нче сыйныф укучылары белән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрес барышында балаларга беренче китапханәләр, "китапханә" сүзе, абонемент төшенчәләре, уку залы, китап укучылар формуляры, күргәзмәләр турында белделәр. Балалар журналлар һәм китаплар карадылар, бик файдалы китаплар – сүзлекләр, белешмәлекләр һәм энциклопедияләр барлыгын белделәр. Шулай ук аларга китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләп үтелде. Балалар бик канәгать калдылар һәм китапханәләргә килергә  сүз бирделәр.