Городская детская библиотека - филиал № 47

«Балачак үзе яз ул»

Балалар иртәсенең максаты итеп түбәндәгеләр алынды: Ләлә Сабированың тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру, аның берничә  хикәясен уку һәм анализлау, фикерләү сәләтен үстерү, үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.                                                                                                                              Л.Сабированың нәниләргә атап язган хикәяләре бар яктан кыска-җыйнак эчтәлекле, тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.                                                                  

 Балалар иртәсе Ләлә Сабированың тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру белән башланып китте. Укучыларга өйдә Л.Сабированың берничә хикәясен укырга тәкъдим ителгән иде. Балалар кешедә булган сыйфатлар турында мәкальләр әзерләп килгәннәр – сабырлык, үпкәләү, кыюлык, куркаклык һәм хезмәт сөючәнлек турында. Шул хикәяләрдән чыгып укучыларга төрле сорулар бирелде. Мәсәлән:

1.Балалар Ләлә Сабирова бу хикәясендә нинди кимчелек турында язган? Кайсы мәкаль туры килә? (Үпкәләгән өлешеннән коры калыр).

2. Курку ул кимчелекме, юкмы? ( Куркуын җиңгән - батыр булыр)

3. Татар халкында егет кеше турында нинди мәкаль бар әле? (Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз)

 Балалар иртәсе барышында әсәрләрдән өзекләр укылды, слайдлар күрсәтелде.