Городская детская библиотека - филиал № 47

"Юл ул һәркөн имтихан"

Чара балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту максатыннан үткәрелде. Башта китапханәчеләр хәрәкәтләрнең интенсивлыгы аркасында юлларда зур куркыныч булуы турында сөйләделәр. Балалар юл хәлләре турында фикер алышканнан соң, юл билгеләренең киселгән картиналарыннан пазлалар җыйдылар. Аннан соң «йөк машинасы йөртүчесе» сюжетлы уен уйнатылды. Анда балаларга светофор сигналы буенча китапны башларында алып килергә тәкъдим ителде. Шулай ук китапханәчеләр балаларны китаплар белән таныштырдылар,  өзекләр укыдылар, ә балалар әсәрләрнең исеменнәрен әйттеләр.