Городская детская библиотека - филиал № 47

"Алмалы күңел ачулар"

Китапханәләр ара уенфест кысаларында балалар белән "Алмалы күңел ачулар"дигән халык күңел ачулары оештырылды. Килгән балалар китапханәнең арткы ишегалдының уен мәйданчыгында җыелдылар. Алма турындагы мәкальләр һәм “Алма спасы” бәйрәме тарихы белән танышканнан соң балалар табышмакларга һәм викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Соңыннан балалар алмалы хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар : "Алма эстафетасы; «Өзеп кара, тешләп кара!» һәм башкалар. Бәяләмәдә барлык килгән балалар тәмле алма белән сыйландылар.