Городская детская библиотека - филиал № 47

«Мин җәй бетмәсен дип телим!»

1 август көнне «Гаилә» паркында «Мин җәй бетмәсен дип телим!» диеп аталган авгут фестивале булып узды. Безнең «Китаплы җәй" дигән китап чемоданы үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итте, һәм тиздән ата-аналар, балалар, әбиләр, оныклар һәм гади кызыксынучылар китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.

Шулай ук «Мин кем?» дигән гади һәм күңелле уен да үткәрелде. Балалар саф һавада вакытларын онытып кунадылар.

Саф һава, ягымлы кояш һәм кызыклы китап-яхшы җәй рецепты, шулар белән китапханә үзенең  укучылары белән бик теләп уртаклаша!

Бу көнне шәһәр паркына килгәннәр вакытны кызыклы итеп үткәрделәр һәм бик күп якты тәэсирләр алдылар.