Городская детская библиотека - филиал № 47

«Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!»

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Безнең китапханәгә кайткан, балалар өчен басылган өр-яңа китапларыбыз белән таныштыру максатыннан, яңа кайткан китапларга күзәтү  үткәрелде. Күзәтү барышында берничә китаптан кызыклы ши­гырь­ләр, серле табышмаклар, әкиятләр, хикәяләрдән өзекләр кычкырып укылды.  Төсле рәсемнәре белән үзләренә җәлеп итеп торган яңа китапларны  балалар бик  теләп карадылар  һәм укыдылар.