"Ашханә этикеты"
"Китап сөючеләр отряды" иҗади смена кысаларында "Заман" яшьләр үзәгендә ашханә этикеты буенча мастер-класс үткәрдек. Чара мәдәният һәм тәрбия турында мәгълүмат белән башланды. Гармонияле шәхес булу, теләсә кайсы шартларда үзен лаеклы тота белү – һәр кешенең хокукы һәм бурычы. Өстәл сервировкасы кызыксыну уятты, балалар ашханә җиһазларының күплеген белделәр, һәр приборны карадылар.