Городская детская библиотека - филиал № 47

"Ак ромашка"

8 июль көнне  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәмдә безнең китапханә ромашка рәвешендә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде, чөнки нәкъ менә ромашка әлеге бәйрәмнең символы булып тора. Открытканы ясау өчен ак кәгазь, сары салфеткалар, теләкләр язылган битләр, клей һәм яхшы кәеф кирәк булды. Кызлар һәм малайлар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә открыткалар ясауда актив катнаштылар. Берәүләре балаларына ярдәм итте, икенчеләре үз открытка-ромашкаларын ясадылар. Барысы да канәгать калды.