Городская детская библиотека - филиал № 47

“Күңелле сабантуй”

  Сабантуй-иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме. Бу дуслык бәйрәме - балалар Сабантуен безнең китапханә саф һавада үткәрде. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.         Сабантуй бәйрәмен “Кашыкка йомырка салып йөгерү” ярышы белән башлап җибәрдек. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән иптәшләренә көч биреп тордылар. “Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен.  Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.  “Капчык киеп йөгерү” дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.“Күз бәйләп уенчык кисү”, “Балык тоту” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.