Городская детская библиотека - филиал № 47

"Дөньяда иң көчле һәм күңелле кыз Пеппи озыноек белән уйныйбыз!"

12-нче  мәктәпкә җәйге лагерьга йөрүче укучылар Лемаев скверында китапханәчеләр һәм Пеппа Длинныйчулок белән вакытны кызык үткәрделәр. Чара башында балаларны язучының кызыклы биографиясе белән таныштырдылар, китап героиняларының берсе - Пеппи Длинныйчулокның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң балалар уеннар уйнадылар, ярышларда катнаштылар, викторина сорауларына җиңел генә җавап бирделәр. Китапханәчеләр белән үткәрелгән вакыт сизелмичә дә үтеп китте, әмма балалар китап белән  саубуллашмадылар, чөнки дуслык А.Линдгренның китап битләрендә дәвам итәчәк.