Городская детская библиотека - филиал № 47

«Бу әкиятне мин бар дөньяга җиткерәм!»

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көн билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан китапханә хезмәткәре 11 нче мәктәпнен җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен Пушкин әкиятләренә багышланган әдәби бәйрәм оештырды. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында таныштылар. Соңыннан балалар "Әкият героен әйт" әдәби викторинасында әкият геройларын искә төшерделәр. Әкиятләрдән өзекләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, "Кызыл алма", "Тиз әкият", "Тиен чикләвеге", "Чулмәкне су белән тутыр" ярышларында катнаштылар, үз көчләрен сынап карадылар. Соңыннан "Мин бу әкиятләрне беләм"дип исемләнгән кроссворд чиштеләр.