Городская детская библиотека - филиал № 47

"Шулай ук ясап кара"

Балаларны танылган рәссамнар иҗаты белән таныштыру максатыннан рәсем сәгате уздырылды. Чара башында балалар рәссам Айвазовский портретын карадылар, аннары «Дулкын һәм рәссам турында әкият» китабы буенча «Тугызынчы вал»картинасын игътибар белән өйрәнделәр. Балалар телевизор экранына карап гуашь һәм буяулар белән картинаны ясадылар , бу вакытта «Диңгез тавышлары» мелодиясе яңгырады, ә китапханәче Айвазовскийның дулкын һәм рәссам турында әкият укыды.