Городская детская библиотека - филиал № 47

«Әдәби гербарий»

Безнең янәшәбездә чәчәкләр, бөҗәкләр, үсемлекләр яши. Кеше еш кына тере зат белән аралашуны, аны рәсем яки фотография рәвешендә сурәтләргә, хикәя язарга тырыша. Безне чәчәкнең якты төсләрен, аның нәзек яфракларын ничек саклап калу кызыксындырды. Без балалар белән үсемлекләрне  җыеп киптерергә, ягъни үзебезнең беренче гербарийны ясарга теләдек. Күп кенә үсемлекләр һәм чәчәкләрне балалар белми. Моның өчен башта кайбер үсемлекләр һәм чәчәкләр турында, шулай ук үз гербарийны ничек булдырырга кирәклеге турында сөйләдек. Балалар китаплар буенча үләннәр һәм чәчәкләрне өйрәнделәр һәм үз гербарийләрен ясадылар. Аны тирә-юнь дәресләрендә генә түгел, ә математика, рәсем сәнгате дәресләрендә дә кулланырга мөмкин.