«Уйный-уйный укыйбыз»
Балаларда мавыктыргыч уен эшчәнлеге нигезендә укуга мотивацияне үстерү максатыннан кечкенә дусларыбыз белән әдәби уен үткәрелде. Чара барышында китаплардан кызыклы шигырьләр, серле табышмаклар, әкиятләр, хикәяләрдән өзекләр кычкырып укылды. Китаплар уку арасында «Без укыйбыз, без уйныйбыз!», “Буяу сатам”, «Ничек яшисең?» “Яраклы-яраксыз” диеп аталган уеннарында катнаштылар. Төсле рәсемнәре белән үзләренә җәлеп итеп торган китапларны балалар бик теләп карадылар һәм укыдылар. Без балаларга укыйбыз һәм алар белән уйныйбыз. Шул ук вакытта китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбиялибез.