Городская детская библиотека - филиал № 47

"Ташбакалар тормышыннан"

23 майда күп кенә илләрдә зирәклек һәм озын гомерне гәүдәләндерүче хайван-“Бөтендөнья ташбакалар көне” билгеләп үтелә. Алар турында кино, фильмнар иҗат ителә, әсәрләр языла, җырлар башкарыла.
Шул уңайдан ташбакалар турында укучылар белән уздырылган чарада, сөйләп үтелде. Балалар ташбакаларның төрләре, кайда яшәгәннәре турында кызыксынып тыңладылар. Алар турында кызыклы фактлар белделәр. Соңыннан балалар ташбакалар турында китаплар карадылар.