"Театр уйныйбыз"
Балалар театрның барлыкка килү тарихы белән танышып, аның төрләре һәм жанрлары турында белделәр, театрда үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Билгеле булганча, театрның озак әзерлек таләп итми торган төрләрнең берсе- экспромт. Шуңа күрә, балалар “Щи” театр- экспромты пьесасын уйнадылар. Анда 10 персонаж катнашты:Хуҗабикә, кәстрүл, ит, бәрәңге, кәбестә, кишер, су, суган, суыткыч. Калганнары алкышлар белән ярдәм итүче театр тамашачылары иде. Яшь актёрлар үзләрнең исемнәрен ишеткәч хәрәкәтләнә башлыйлар. Балалар актёрлык осталыгы буенча искиткеч тәҗрибә алдылар.