Городская детская библиотека - филиал № 47

«Кошлар дөньясы дусларыннан ярдәм көтә»

«Кошлар дөньясы дусларыннан ярдәм көтә» экологик сәгате Халыкара кошлар көненә багышланган иде. Очрашуда балалар кошларның файдасы, аның  кеше тормышында  нинди роль уйнаганын белделәр һәм «Кош дуслары кагыйдәләре» белән таныштылар. Чара дәвамында кошларга «Азык билгелә» уен-викторина кызыклы узды. Балалар, кошларның исемнәрен кулланып,  кошлар турындагы табышмаклар һәм әйтемнәргә актив җавап бирделәр. Сәгать азагында балаларга төрле халыкларның мифологик кошлар турында мавыктыргыч фильм күрсәтелде.